Ютазы районында эшләр 43 ишегалдында алып барыла. Урыссу поселогында һәм авыл җирлекләренең торак пунктларында ишегалды территорияләрен масштаблы төзекләндерү барышында иске сарайлар һәм ташландык корылмалар сүтелде, юлларны, парковкаларны, керү төркемнәрен асфальтлау буенча эш башкарылды, яңа тротуарлар төзелде, балалар өчен һәм спорт элементлары белән мәйданчыклар җиһазландырылды, эскәмияләр, урналар, керләр киптерү һәм келәм кагу җайланмалары урнаштырылды, тышкы яктыртылыш урнаштыру буенча эш башкарылды, агачлар утыртылды.
Президент программасын гамәлгә ашыру киләсе 2022 елда дәвам итәчәк.
https://vk.com/urussu_official