«Дөньяны тетрәндергән хатын-кыз. София Гобәйдуллина»

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

27 октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында 2 санлы Урыссу мәктәбенең 5 сыйныф укучылары өчен заманыбызның танылган композиторының 90 яшьлек юбилеена багышланган «Дөньяны тетрәндергән хатын-кыз. София Гобәйдуллина» дип аталган тематик сәгать үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире бөек композиторның тормышы һәм иҗаты, аның композитор буларак үсүендә мөһим роль уйнаган Казан чоры турында сөйләде. Балалар игътибарына София Гобәйдуллинаның музыкаль композицияләре белән «Маугли» мультипликацион фильмыннан өзекләр тәкъдим ителде, укучылар «Чучело» нәфис фильмыннан вальс тыңладылар. Чара композиторның музыкаль әсәрләре белән баетылган иде, шулай ук София Әсгать кызының тормыш юлы һәм иҗаты турында фотослайдлар күрсәтү белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International