Бүген район мәдәният йортында Пушкин картасы проекты кысаларында рус җырына багышланган чара - "Ах, бу рус җырлары нинди шәп" дип исемләнгән концерт узды. Концертта «Истоки» ветераннар халык хоры - Ютазы районы Рус җәмгыяте активистлары катнашты. Баянда концертмейстер - Кубашева Зөлфирә Сәгыйть кызы, сәнгать җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре - Иванаевская Ирина Викторовна.
«Ивушки», "Рябинушка" фольклор ансамбльләре (җитәкчеләре - Таймолкина Марина Валентиновна), балалар сәнгать мәктәбе укытучылары, район мәдәният йорты артистлары чыгыш ясады.