Үзәк китапханәдә «Якташлар ижаты» клубы катнашында «Бар юллар Болгарга илтә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Ел башында зур вакыйгага - Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә старт бирелде. 922 елда ислам динен кабул итү Россия өчен мөһим тарихи әһәмияткә ия. Яңа дин шәһәрләр, сәүдә һәм һөнәрчелек үсешенә ярдәм иткән.

18 май көнне Үзәк китапханәдә «Якташлар ижаты» клубы катнашында «Бар юллар Болгарга илтә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рәмзия Хәнипова Идел Буе Болгарстанының барлыкка килү тарихы, болгарларның ниләр белән шөгыльләнүләре, аларның мәдәнияте, ислам динен кабул итүләре, Татарстанда дөнья мәдәнияте һәйкәлләрен торгызу турында сөйләде, шулай ук риваятьләр белән таныштырды. Чара ахырында «Изге Болгар» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International