Пионериянең туган көнендә 19 май көнне районның барлык мәктәпләрендә тематик чаралар үткәрелде

2022 елның 20 мае, җомга

Ютазы урта мәктәбендә Бөтенсоюз пионерлар оешмасының 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада мәктәп укучылары  кызыл галстук тагып, барабан кагып, Пионерия байрагын алып керделәр, "Взвейтесь кострами" патриотик җырын башкардылар, пионерия турында шигырьләр укыдылар. Чарага Ютазы авылы мәдәният йорты мөдире Наил Җәләев чакырылган иде.

Ул балачак хатирәләре белән уртаклашты. Буыннар өчен кызыклы һәм файдалы диалог булды. Мәктәпнең актлар залында Пионерия көненә 100 ел тулуга багышланган күргәзмә оештырылды. Балалар кызыксыну белән Пионериянең символикасы һәм атрибутикасы белән таныштылар.

 

Районның барлык мәктәпләренә диярлек пионерия ветераннары чакырылган иде, алар балаларга совет чоры балачагы һәм пионер оешмасы турында сөйләделәр.

Иске Урыссу авылы мәдәният йортында төрле елларда Пионерлар сафында булган авыл активистларын чакырып гомуммәктәп чарасы узды. Укучыларга һәм яшь буынга педагогларның пионер тормышы тарихын ишетү кызыклы булды һәм танып-белүгә  булышты. Чара барышында балалар хәрәкәте вәкилләре барабанчылар уенын, быргы сигналын, " Әзер бул! "һәм “Һәрвакыт әзер!" шигарьләрен демонстрацияләде. Чара Пионерлар гимнын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International