31 октябрьдә Башкарма комитетның утырышлар залында районның тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәшмә булды.

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Киңәшмә бүләкләү тантанасыннан башланды:

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин «Ютазы таңы» газетасының баш мөхәррире Юлия Рамазан кызына "Ютазы таңы"район газетасының эчтәлеге өчен Россия Журналистлар берлеге Дипломын тапшырды.

Алга таба, киңәшмә барышында Аяз Әдип улы җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы итеп Әминова Зөлфия Җәүдәт кызын тәкъдим итте.

«Идарәче компания» ҖЧҖнең 2022 елның 9 ае эшчәнлеге турында хисап белән аның җитәкчесе Абдуллина Гөлфия Тәлгать кызы чыгыш ясады.

Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эш һәм хәл турында хәбәр иттеләр. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең эше, алимент түләүләре буенча бурычларны түләү һәм бүгенге көндә актуаль булган башка мәсьәләләр каралды.

                                                                                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International