Китапханәче Гәрәева Рузилә чарада катнашучыларны татар халкының мәдәнияте: татар милли киемнәре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәр белән таныштырды. Чара барышында кунаклар викторина сорауларына җавап бирделәр, татар халкының мәкальләрен һәм әйтемнәрен тыңладылар, табышмакларга җаваплар таптылар, “Йөзек салышлы”, “Чүлмәк вату”, “Түбәтәй”, “Әбине киендерәбез” кебек уеннарда катнаштылар. Чара рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, шулай ук милли традицияләрне торгызу максатыннан үткәрелде.