2023 елның 30 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан агымдагы елның 1 февраленнән социаль түләүләрне индексацияләүне билгеләүче «2023 елда түләүләрне, пособиеләрне һәм компенсацияләрне индексацияләү коэффициентын раслау турында»гы карар кабул ителде.
Индексация 1,119% тәшкил итә һәм 40тан артык төр түләүләргә, пособиеләргә һәм компенсацияләргә кагыла:
- ана капиталы;
- бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган пособие;
- бала карау буенча айлык пособие;
- ветераннарга айлык акчалата түләү;
- инвалидларга айлык иминият түләве;
- айлык иминият түләве (җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан яки һөнәри авырулардан иминиятләштерү);
җирләү өчен пособие һәм башкалар.
Зөлфия Сәйфетдинова,
район прокуроры ярдәмчесе.