Ютазы районының иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре лаеклы бүләкләр алды

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

«Мәдәният хезмәткәре көне» алдыннан район мәдәният йорты тамаша залында бәйрәм концерт узды.

 

Чарага мәдәният ветераннары, музейлар һәм китапханәләр хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәпләре җитәкчеләре һәм педагоглары, мәдәнияттә эшләү белән бәйле кешеләр җыелды.

 

Район мәдәният йорты солистлары һәм иҗади коллективлар җыелганнарны концерт номерлары белән сөендерделәр.

Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов үз котлауларын җиткерде һәм иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасын җитәкләде.

 

Бүләкләү тантанасын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район мәдәният бүлеге башлыгы Рөстәм Абдурахманов һәм район мәдәният йорты директоры Николай Гребенюк дәвам итте.

Бәйрәм бик күңелле һәм күтәренке рухта үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International