Татарстан Республикасы буенча Россия Федераль салым хезмәте районара инспекциясе салым түләүчеләр белән эшләү бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Лира Белусяк укучыларга ни өчен һәм ничек итеп салым түләргә кирәк булуын аңлатты, салымнар түләүдән тайпылган өчен җаваплылык турында сөйләде, салым хезмәтенең электрон сервисы белән ничек файдаланырга кирәк булуын аңлатты.
Татарстанда ел башыннан инвалидлыгы булган 2 985 граждан тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алганнар. Бу максатларны тәэмин итүгә Социаль фонд бүлеге 233 миллион сумнан артык акча җибәрде.