Яшь архивистлар архив бүлегендә кунакта

2024 елның 19 апреле, җомга

Бүген Ютазы районының архив бүлеге янәдән күпсанлы кунаклар кабул итте.
Бу юлы безгә кунакка Урыссуның 3 санлы мәктәбендә белем алучы 5б сыйныф укучылар килде.

Архив бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева яшь буынны архив тормышы турында сөйләде. Алар санаулы көннәрдән булачак Бөек Җиңү уңаеннан оештырылган күргәзмәләр белән таныштылар.


Малайлар һәм кызлар Урыссу бистәсендәге элекке биналарның фотосурәтләре белән таныштылар. Мәңгелек саклау фондына кертелгән моннан 80 ел элек дөнья күргән район гәзитләре һәм район мәгариф бүлеге документлары аеруча зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International