Урыссуда - Сингапур белгечләре

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
Урыссудагы 3 санлы мәктәп дәресләрдән качып киткән балалар тавышыннан түгел, ә киресенчә, залга җыелучы укытучылар шау-шуыннан гөр килде: биредә Халыкара Educare компаниясе вәкилләре җитәкчеләре миссис Джая Дас һәм мисс Ума җитәкчелегендә педагоглар тренингы узды – аның нигезендә – яңа белем бирү технологияләре.
Сингапурча укыту ысулы белән мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре әле ике атналык өйрәтү семинары барышында ук таныштылар, ул яңа уку елы башлану алдыннан Казанда узды. Һәм менә хәзер Сингапур белгечләре җитәкчелегендә Урыссудагы 3 санлы мәктәп базасында укытучылар тренингы үтә. Үз күзләремә үзем ышанмадым: педагоглар әңгәмә предметын белүләрен күрсәтеп, дәррәү кулларын күтәрде, четерекле сорауларга җавап бирде. Миссис Джая Дас һәм мисс Ума диңгез артындагы хезмәттәшләренең җавапларын хуплап елмайдылар гына. Әлеге ысулның төп үзенчәлеге, дип ассызыклады миссис Дас, - укытучы әйткәннәрне җитез аңлау, тыңлаучы гына түгел, ирекле һәм актив дәрестә катнашучы булырга өйрәтү. Әгәр традицион укыту “укытучы-укучы” принцибына нигезләнә һәм лекция формасында уза һәм аның барышында ике-өч укучы көчкә җавап бирергә өлгерә икән, яңа системага ярашлы исә, бөтен сыйныф катнашачак, һәр баланың җавабы тыңланачак, дип билгеләп үттеләр мәгълүмати-методитк үзәк белгечләре.
- Вакыты белән безнең укыту ысулы Татарстанның барлык мәктәпләрендә кертеләчәк, - дип ассызыклады миссис Дас. Чөнки сезнең республиканың президенты укытучыларга методик ярдәм системасын модернизацияләү, тулаем мәгариф системасы чикләрен киңәйтү өчен тырыша. Безнең укучылар чынлап та уңышка ирешсеннәр һәм җәмгыятьне үстерүгә үз өлешләрен кертсеннәр өчен, аларны нәтиҗәле коммуникация, хезмәттәшлек һәм командада эшләү күнекмәләренә өйрәтү мөһим. Шулай ук яңа идеяләр тудыру максатында сезнең белән безнең тормышка охшамаган үзгәргән дөньяда очратырга туры килгән мәсьәләләрне чишү өчен аларны тәнкыйди һәм креатив фикер йөртү күнекмәләренә ия булырга өйрәтү мөһим. Мөгаен, безнең компаниянең генераль директоры алга сөргән проектның төп фикере менә шулдыр.
Безне сезнең районда бик җылы каршыладылар. Шул ук вакытта һава торышы бик салкын.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “ТРда укыту сыйфатын камилләштерү” һәм “Educare International Consultancy” сингапур компаниясенең үзара проекты кысаларында үткәрелгән проектыннан көтелгән нәтиҗә - уку һәм укудан тыш эшчәнлекне оештыруның иң яхшы дөнья тәҗрибәсен белем бирү практикасында иҗади куллану, гамәлгә кертү мөмкинлегендә.
Сүз уңаенда. Халыкара рейтингларга ярашлы, Сингапур мәктәптә белем бирүне үстерүдә лидер дип кабул ителде. Бу көнне районның башка мәктәпләрендә дә ике көнлек тренинглар уздыру планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International