Кәрәкәшле авылы туган якны өйрәнү музее

Шәрәфиева С.Ш. исемендәге Кәрәкәшле авылы туган якны өйрәнү музее” муниципаль учреждениясе

 

 423961  ТР  Ютазы районы

 Кәрәкәшле авылы, Зәкиев урамы, 34 нче йорт

 

 Телефон

 8(85593) 4-21-22 (мәктәп)

 

 Эш графигы

 сәгать 7.30 - 14.30 сәгатькә кадәр төшке ялсыз, шимбә һәм якшәмбе көннәреннән кала.

 

 Музей мәктәп бинасында урнашкан, шуңа күрә музей төшке ялсыз эшли.

 

  Тарих

 

Экспонатлар туплау 1981 нче елда башлана. Музей 1987 нче елның 2 нче ноябрендә ачыла.

          1993 нче елның 1 нче январеннән алып 2007 нче елга кадәр музей Милли Дәүләт Берләшкән музей филиал статусын йөркән. Ә 2008 нче елдан Кәрәкәшле авылы музее статусын алды – “Ютазы районы мәдәният бүлеге” МУнең структур бүлекчәсе. Ә 2009 нчы елдан музейга нигез салучы Шәрәфиева Сәлимә Шәмсетдин кызы исеме бирелә, 2011 нче елдан – “муниципаль учреждение”. Бүгенге көнгә музейда 11000 артык экспонат исәпләнә.

 

 

Оешма эшчәнлеге турында

 Музей мәктәп бинасында урнашкан, укытучылар һәм укучылар белән тыгыз элемтәдә тора.  Эчтәлеге һәм бизәлеше ягыннан килүчеләрне үзенә тартып тора. Студентлар, укучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр ала алалар. Экскурсияләр, класс сәгатьләре, лекцияләр, төрле чаралар  уздырыла, күргәзмәләр оештырыла.

 

 

Директор

 Хәмидуллина Гөлнара Минсәгыйть кызы

Соңгы яңарту: 2021 елның 18 ноябре, 13:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International