Үзәк китапханә

                           
  423950, ТР,Ютазы район, Урыссу эшчеләр бистәсе, Урыссу урамы, 60 нчы йорт.
 Тел./факс (85593) 2-88-43

 Эш режимы :        
сәгать 9.00    - 18.00 кадәр
тәнәфес сәгать 13.00    - 14.00 сәгатькә кадәр
шимбә   сәгать 8.00 - 15.00 кадәр
 
Ял көне: Якшәмбе

Тарихы

          1948 нче елда Урыссу эшчеләр бистәсендә беренче китапханә эшли башлый. Аңа су электростанциясе клубы янындагы бер бүлмә бирәләр. Беренче китапханәче булып Хәкимова Роза Галим кызы була. 1951 нче елда, китапханәнең бер өлеше аерылып, Урыссу ГРЭСы бинасына күчә.Анда ул завод китапханәсе буларак эшли. Ә китапханәнең калган өлеше Бистә халкына хезмәт күрсәтә, һәм бистә китапханәсе дигән статус ала. Беренче директоры булып Галимова Камал Рәхим кызы була, китапханәче булып Бадыкшина Клара Нәҗип кызы эшли.

          1952 нче елда бистә китапханәсе яңа “Энергетик” мәдәният йорты бинасына күчерелә, анда ул өлкәннәргә һәм балаларга хезмәт күрсәтә. 1959 нчы елда китапханәнең балалар бүлеге “Пионерлар йорты” бинасына күчерелә, анда ул балалар китапханәсе буларак эшли башлый. Бистә балаларына Бадыкшина Клара Нәҗип кызы һәм Насырова Зәния Әхәт кызы хезмәт күрсәтәләр.

          Бистә китапханәсе районда гына түгел бөтен Татарстанда иң яхшылар рәтендә була. 1958 нче елда Бөтенсоюз смотры нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы республика китапханәсе” дигән исем ала. Шул ук елны Ленин исемендәге Республика китапханәсе Урыссу зона китапханәсенә багышланган брошюра чыгара, ул – “ Техник китап кичәсе. ТАССРның Урыссу бистәсе китапханәсенең эш тәҗрибәсеннән” дип атала. 1971 нче елда китапханә “Иң яхшы район китапханәсе” дигән күчмә вымпелга ия була.

          1991 нче елда, Ютазы районы яңадан торгызылгач, Ютазы Үзәкләштерелгән китапханә системасы оеша. Әлеге китапханә системасына 19 китапханә керә: 16 авыл китапханәсе – филиаллары, Үзәк, Үзәк балалар китапханәсе һәм тимер юл китапханәсе.

Оешма эшчәнлеге турында
          -        кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү;
     -        мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү;                                                              

-       
каталог һәм картотека белән эшләү;
         -        фондны комплектлаштыру;
         -         тематик чаралар уздыру;
         -       
тематик күргәзмәләр оештыру;
         -       
фондны Интернет челтәре базасы ярдәмендә мәгълүмати ресурслар белән тулыландыру;
    -        документларның саклануын тәэмин итү

 
 “Ютазы районы ҮКС” МУ директоры
 
Коваль Елена Михаил кызы

Соңгы яңарту: 2021 елның 15 ноябре, 15:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International