Ютазы балалар китапханәсе

                                    Ютазы авылы балалар китапханәсе

 423952, ТР,Ютазы районы, Ютазы авылы, Димитров урамы, 9 нчы йорт

Эш графигы

                      сәгать 9.00- 16.00 кадәр

тәнәфес       сәгать 12.00  - 13.00 кадәр

ял көне: Якшәмбе

Тарихы

          1954 нче елда Пионерлар йорты бинасында Ютазы район китапханәсе базасында мөстәкыйль балалар китапханәсе ачыла. Әлеге китапханәнең торгызылуына һәм эшенә аның беренче җитәкчесе Хәдиева Зөләйха һәм беренче китапханәчеләр Гомәрова Мәйсәрә һәм Нәбиева Клара өлеш кертәләр.

          Еллар узган саен китапханә фонды үсә, укучылар саны да елдан ел арта. Бинаның зурайтылуы кирәк була башлый. Һәм 1956 нчы елда китапханә яңа бинага күчерелә. Ул вакытта китапханә фондында 12000 китап була.

          1959 нчы елдан алып 1965 нче елга кадәр китапханә белән энергияле, үз-үзенә һәм эшчеләренә таләпчән булган Биколыва Галия Закир кызы идарә итә.

          1965 нче елдан 1974 нче елга кадәр китапханәдә Нургалиева Клавдия Иван кызы эшли.

          1976 нчы елдан алып 1991 нче елга кадәр Рафикова Фәния Рәүф кызы китапханәче булып эшли.

          1991 нче лдан китапхзанә белән Камаева Зилә Илькам кызы идарә итә.

          1990 нчы елда китапханә Мәдәният йорты бинасындагы (96 кв.м.) яңа, чиста, якты бүлмәгә ия була. Бүгенге көндә китапханә фондында 16935 китап исәпләнелә.

Оешма эшчәнлеге турында

-        кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү;

-        мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү;

-        каталог һәм картотека белән эшләү;

-        фондны комплектлаштыру;

-         тематик чаралар уздыру;

-        тематик күргәзмәләр оештыру;

-        фондны Интернет челтәре базасы ярдәмендә мәгълүмати ресурслар белән тулыландыру;

-        документларның саклануын тәэмин итү

 

2 нче номерлы филиал җитәкчесе
Камаева Зилә Илькам кызы

Соңгы яңарту: 2021 елның 15 ноябре, 15:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International