Дим-Тамак авыл китапханәсе

Дим-Тамак авыл китапханәсе

 
423964, ТР,Ютазы районы, Дим-Тамак авылы, Ленин урамы , 1 нче б йорт
 

Эш графигы:
 
               сәгать 12.00- 15.00 кадәр

               ял көнеЯкшәмбе
 

 Тарихы.

1929 нчы елда Кызыл почмак оеша, анда кечкенә китапханә оештырыла.

          Бөек ватан сугышына хәтле авылда китапханә булмый. Мәгърифәтчелек эшчәнлеге мәдәният йортында алып барыла. 1935 нче елга кадәр китапханә, клуб эшен Усманов Хәррас алып бара, ул бу эшне үзенең төп эше - хисапчы эше белән бергә алып бара.

          1935 нче елда авыл Советы клуб җитәкчесе эшен алып баруга акча бүлеп бирә. Шул вакыттан алып клуб һәм китапханә эшен планлы рәвештә алып бара башлыйлар. Беренче китапханәче итеп Шәйгардәнов Әхмәт алып бара.

          1961 нче елның 1 нче августында тантаналы рәвештә мәдәният йорты ачыла, шунда ук китапханә дә урнаша. Үз эшчәнлеген уңышлы гына китапханәче Фәттахова Гөлсинә апа башлый.

 

          Оешма эшчәнлеге турында

-        кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү;

-        мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтү;

-        каталог һәм картотека белән эшләү;

-        фондны комплектлаштыру;

-         тематик чаралар уздыру;

-        тематик күргәзмәләр оештыру;

-        фондны Интернет челтәре базасы ярдәмендә мәгълүмати ресурслар белән тулыландыру;

-        документларның саклануын тәэмин итү

 

 

8 нче номерлы филиал җитәкчесе

Зиннәтова Венера Әгъләметдин кызы

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 15 ноябре, 15:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International