“Форпост” – җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге

 

Телефон: (85593) 2-72-41

        Ютазы районында хокук тәртибен саклау буенча “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау яшьләр үзәге эшләп килә, ул 2003 нче елның январенда барлыкка килә һәм муниципаль учреждениегә 248 нче номерлы 10.10.2010 Уставы нигезендә үзгәртелә. Җәмәгать тәртибен саклауда районыбызның икенче һәм өченче номерлы мәктәпләренең 10 – 11 нче сыйныф укучылары һәм 124 нче номерлы профтехучилище студентлары актив ярдәм итәләр.Предприятие һәм оешмаларның гомуми саны – 27, хезмәткәрләр саны: “Форпост”та – 91 (шуның 71е – эшчеләр оешмасы,10 кеше – мәктәп укучылары, 10 кеше – ПУ – 124 студентлары), Ирекле Халык Дружинасы – 100 кеше (шәһәр тибындагы Урыссу бистәсендә – 54 кеше, авыл җирлекләрендә – 46 кеше).

          Һәр атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрендә “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау үзәгенең Ирекле Халык Дружинасы членнары тарафыннан кизү оештырыла. Кизү тору алдан кабул ителгән график нигезендә кичке сәгать 18 дән төнге 24 сәгатькә кадәр үткәрелә. Рейдлар төрле җәмәгать урыннарында, тулай торакларда, йорт подъездларында, подвалларда, сату урынннарында, район һәм поселок дискотекаларында үткәрелә, исәптә торган КДН һәм ПДН линиясе буенча күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр тикшерелә. Һәр кизү Ютазы муниципаль районының Эчке Эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә башкарыла.Менә инде 9 ел дәвамында бәлигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын саклау комиссиясе, шулай ук наркоткларны законсыз куллану һәм аңа каршы көрәш комиссиясе, халыкны соөиаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге, үзәк район больницасы белән тыгыз элемтәдә эш алып барабыз. Һәр ел саен даими рәвештә “Яшүсмер”, “Гаилә” дигән операцияләр үткәрүдә актив катнашабыз. Шулай ук учетта торучы яшүсмерләр белән профилактик чаралар уздырабыз(яшәү урыны буенча тикшерү, кисәтү әңгәмәләре). Яшьләр һәм яшүсмерләр арасында алкоголь һәм тәмәкене артык кулланмау буенча төрле чаралар үткәрәбез.

          2012 нче елның 10 – 13 нче мартында “Форпост” үзәкләренең “РТ хокук саклау хәрәкәте яшьләрне мәгълүмати проблемалар белән тәэмин итү” темасына Республика семинары узды. Бу семинарда безнең район үз категориясендә яхшылар рәтендә булды һәм 3 диплом белән бүләкләнде: “Яхшы видеоролик”, “Яхшы презентция” һәм “Яхшы пуликация”. Эчке Эшләр Министрлыклары вәкилләре белән узган йомгаклау киңәшмәсендә Яшьләр политикасы иң яхшылар дип билгеләп үтелде. Безнең районны “Форпост” үзәге директоры Волкова Джанна Таһир кызы тәкъдим итте.

          2012 нче елның 18 – 20 нче маенда “Форпост” үзәге үзешчән сәнгать коллективларының яңарыш эпохасын күрсәтүче 10 нчы Республика фестивалендә катнашып, актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде, һәм “Лазер – таг” уенында икенче урынны яулады. Бу семинарда безнең районны ПУ -124 командасы тәкъдим итте.

          “Форпост” үзәге директоры шулай ук балигъ булмаганнар комиссиясе әгъзасы булып тора, аналык хокукыннан мәхрүм итү буенча суд процессында да актив катнаша, опека органнары белән берлектә имин булмаган гаиләләрдән балаларны алу буенча да эшләрдә катнаша, балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе дә булып тора, Ютазы муниципаль районы прокуратурасының эш группасында да катнаша. Иң әһәмиятлесе – “Форпост” үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча җәмәгать тәрбиячесе дә булып тора.

          Күп еллар инде “Форпост” үзәге әгъзалары тарафыннан төрле типтагы белем бирү учреңдениеләрендә алкоголь һәм наркотиклар куллануга каршы, тәмәкегә каршы күп төрле плакатлар, буклетлар ярдәмендә түбәндәге темаларга лекцияләр уздырыла: “Исереккә диңгез тубыктан”, “Тәмәке белән тартучы да үлә”, “Бугаз рагына китерүче авырулар”, “Наркотик – ак үлем”, “Секта – тормыш уены түгел, ә үлем илтүче юл”. Болар беррәттән балаларның һәм ата – аналарның хокуклары , бурычлары, хокук бозуларны кисәтүгә кагылышлы әңгәмәләр дә уздырыла.

          Имин булмаган гаилә ата – аналарына тикшерү нәтиҗәләре буенча алкогольнең гаиләгә һәм балаларга зыяны турында һәрдаим әңгәмәләр оештырыла.

Соңгы яңарту: 2023 елның 25 августы, 13:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International