Урыссулы Семен Антонович Золотухин 90 яшен билгеләп үтте

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Сугыш һәм хезмәт ветераны Семен Антонович Золотухин үзенең 90 яшен билгеләп үтте.

Юбиляр Баулы районының Кырым-Сарай авылында туган. Озак еллар дәвамында ул Әпсәләм комбинатында слесарь һәм кочегар булып хезмәт куя, шуннан ук лаеклы ялга да чыга. Хәзерге вакытта аның тормыш иптәше вафат һәм аны Иске Урыссу авылында яшәүче улы карый.

Муниципалитет җитәкчелеге исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Гүзәлия Фәхертдинова тәбрикләде һәм истәлекле бүләк тапшырды. Аңа җылы теләкләрне шулай ук район ветераннар советы, социаль яклау бүлеге һәм Урыссу авыл җирлеге җитәкчеләре дә җиткерде. Сугыш һәм хезмәт ветеранына шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International