Ютазы авылында яшәүче Мәсхүдә Одинаевага бүген 90 яшь

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Ютазы авылында гомер итүче Мәсхүдә Одинаевага 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан район Башкарма комитет җитәкчесе Аяз Шафигуллинның котлау хаты тапшырылды.  Аны тәбрикләргә район хакимиятеннән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ютазы авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Наил Җәләев килде.

- Чын күңелдән сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез. Яныгызда һәрвакыт якыннарыгыз, туганнарыгыз булсын һәм сезгә үзләренең ихтибар һәм ихтирамнарын бүләк итсеннәр. Шатлык, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге сезне һәм якыннарыгызны беркайчан да ташламасын, - дип теләкләрен җиткерде Сергей Рузанов.  

Мәсхүдә Кадыйр кызы авыр сугыш елларын үтеп, лаеклы рәвештә бүгенге көнгә килеп җиткән, ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Инде балаларының оныклары үсеп килә. Мәсхүдә апаны алар бервакытта да ялгызын калдырмыйлар, онык һәм оныкчыклар да әлеге йортта еш кунак.

90 яшьлек юбилей көнендә аңа балалары, оныклары, туганнары, авылдашлары - барысы да изге теләкләрен юлладылар, исән-имин булып, аларны сөендереп яшәвен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International