«Пушкин нон-стоп» республика акциясе

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә.

Бөек рус язучысы һәм шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның иҗаты киң һәм күп кырлы.

Ютазы китапханә системасы ТР Милли китапханәсе оештырган «Пушкин нон-стоп» республика акциясендә катнашты. Бу бәйрәм көнендә балалар һәм өлкәннәр өчен китапханә системасы хезмәткәрләре кычкырып укулар, викториналар, китап күргәзмәләренә күзәтү үткәрде. Чарада катнашучылар Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт иттеләр, яраткан геройларын искә төшерделәр, әкият персонажлары турында табышмаклар чиштеләр, «Шигырьне дәвам ит» һәм «Геройны тап» интеллектуаль викторинасы сорауларына җавап бирделәр, Александр Сергеевич Пушкин әсәрләрен кычкырып укыдылар. Чара ахырында актив катнашучыларга рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International